23 сентябрьдә Беренче каналда күрсәтелгән “Лучше всех” тапшыруында Казанның “Puky ride team” исемле беговелчылар төркеме алып баручы Максим Галкин һәм тамашачыларны шаккаттырды.
5-6 яшьлек Рәис Гыймадиев, Тимофей Васильев, Марк Габдрахманов һәм Ратмир Мәҗәев педальсез велосипедларда төрле трюклар ясады.
Кечкенә спортчылар өчен җанатарга тапшыруга балаларның әти-әниләре һәм тренерлары Сергей Бандеров килгән иде.
Беговелчыларны озатканда Галкин аларны Казанның “4 мушкетёры” дип тә атады.
Фото: скриншот, Видео: Puky-Russia
Нет комментариев