Илсөя Бәдретдинова үзен кыйнап үстергән кешеләрне күрсәтте
Җырчы апайлары белән узган бала чагын искә төшерә.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең туган апайлары белән төшкән сурәтен инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
«Чәбәкләп түгел, кыйнап үстерделәр», — дип яза ул елмаеп.
«Әле алай да таман гына. Яратам мин сезне. Сердәшчеләрем, киңәшчеләрем, терәкләрем, апайларым, исән-сау була күрегез, кадерлеләрем», — дип яза җырчы.
Илсөя Бәдретдинова үзенең апайларына охшаганмы икәнен сораша. «Өчебез өч төрле, әйеме? Әллә охшаш җирләребез бармы?» — ди.
Инстачылар «охшаш җирләрегез бар», «төрлесе төрле», «охшаш җирләре бар, ләкин Илсөя апай матуррак», «барыгыз да матурлар», «күз тимәсен», дип язалар.
«Әти-әниегез бик матур кешеләр булгандыр», — ди бер инстачы. Илсөя: «Бик матур кешеләр иде», — дип җавап язган.
ФОТО:Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев