САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илназ Баһ хастаханәдәге кебек система куярга өйрәнгән, тик кыярларга... +ВИДЕО

Җырчы теплицада төшкән видео куйган.

Җырчы Илназ Баһ видеода теплицада кыяр ашап утыра. Бакчачының кыяры уңганлыгы күренеп тора.

«Бакчачы hөнәрен үзләштерәм әле. Рәхәт бит үзең үстергән җимешләрне ашарга», — дип язган җырчы.


2
Ул үзләре өйдә булмаганда кыярларга су сибү җайланмасы уйлап тапкан. 2-5 литрлы савытларга су тутырып өскә асып куйган һәм хастаханәдәге кебек системаны тоташтырган. Кыярларның тамырына акрын гына су тамып тора.

«Кыяр су ярата бит инде. Менә суны ачып куясың да, эшкә чыгып китәсең. Биш литрлы шешәдәге су биш көнгә җитә», — дип сөйли җырчы.

«Вәт, шәп икән! Беренче күрәм мондый җайланма», «Вәт баш сездә! Кайсыгыз уйлап тапты», «Мәңге башымы килмәс иде», «Менә бит ничек шәп, Кемгә бакчаны калдырырга дип уйлыйсы да юк», — дип инстачылар яшь бакчачыны мактаган.


 

https://intertat.tatar/news/social/27-06-2021/ilnaz-ba-hastahan-d-ge-kebek-sistema-kuyarga-yr-ng-n-tik-kyyarlarga-5828034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев