САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

«Фирдүстән уздырам дип аталамы бу?» – Җәвит Шакиров Әтнә тамашачысы алдында ятып җырлаган

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Әтнә тамашачысы алдында ятып җырлаган. Аның бу адымын виртуаль дуслары гына кабул итмәгән.

«Акча идәнгә ятып ауната башлаган инде хәзер. Бер дә матур күренеш түгел»;

«Фирдүстән уздырам, дип аталамы бу?»;

«Авыл мәдәният йортларында да мондый тамаша булганы юк. Бу инде бернинди кысаларга да сыймый. Сез бит – халыкны тәпбияләүче артистлар, клоуннар түгел. Кыланам  дигәч тә, чамасын белергә кирәктер»;

«Сезгә, Җәвит әфәнде, яшьләрдән үрнәк алырга кирәк. Рифат Зарипов, Руслан Кираметдинов, Ришат Төхвәтуллин эстрада сәхнәсендә үрнәк булып тора»;

«Интернетка куймаса да ярар иде»;

«Басып җырларга хәле беткән», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Нәрсә әйтәсем килә… Концерт бик яхшы булды, ошады. Гаеп табып язып утыручыларга  шуны әйтәсем килә, үзегез шул яшьтә ятып торып карагыз яки концерт куеп. Аннары язарсыз», – дип, артистны яклап чыккан концертны караган тамашачы.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/firdustan-uzdyram-dip-atalamy-bu-avit-sakirov-atna-tamasacy-aldynda-yatyp-yrlagan-5858364

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев