САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдус Тямаев концертына махсус операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен чакырган

Казанның «Уникс» концертлар залында сигезенче көн рәттән Фирдус Тямаев концертлары бара.

 Бүгенге концертына ул махсус операциядә катнашкан егетләрне, һәлак булган хәрбиләрнең якыннарын - әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын чакырган.
Җырчының «Гомер үтә» җыры һәлак булганнарга багышланган иде. Җыр барышында сәхнәгә хәрбиләр күтәрелде. Аннары алар һәм Фирдус Тямаев төркеме һәлак булганнарның гаиләләренә чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.
«Без бу егетләрне мәңге онытмаячакбыз. Алар - безнең батырлар», - диде Фирдүс Тямаев.
Җыр барышында экранда махсус операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды.
Хәрбиләрнең берсе барысы исеменнән дә тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыкты, «Мондый кешеләр барында без җиңәчәкбез», – диде. Тамашачылар аның сүзләрен алкышларга күмделәр. Билгеле булганча, Фирдүс Тямаев махсус операциядә катнашучыларга беренче көннән үк ярдәм итеп килгән. Чыгыш ясаучы аңа һәм батыр балалар үстергән өчен солдат әниләренә рәхмәт әйтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X