Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Шоу - Бизнес

Актер Антон Богданов Чурашка кайткан

«Реальные пацаны», «Т-34», «Ёлки» һәм башка бик күп фильмнарда уйнаучы Антон Богдановның безнең районга катнашы барлыгы хакында без газетада язып чыккан идек.

Актерның әнисе һәм бабасы - чыгышлары белән Чураш авылыннан. Күптән түгел Антонның әнисе, әтисе һәм улы Демьян Чурашка Мөнҗия апа Шакирҗановага кунакка кайтканнар. Өченчекөн, барысына да сюрприз ясап, беркемгә дә әйтмичә, Антон үзе дә кайтып төшкән. Аны татарча, мул өстәл әзерләп, итле бәлеш салып, сыйлаганнар. 
- Бик гади кеше икән Антон Богданов. Килгән кешеләргә автограф та калдырды, фотога да теләп тоште, актёр хезмәте, үзе белән булган кызыклы хәлләр турында да сойләде. Тик Петербургта яңа фильм тошерүдә катнашу сәбәпле, бүген китеп тә барды, - дип хәбәр итте безгә Чураштан Миләүшә Хуҗина.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев