Билгеле булганча, бүген ике - Александровка һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә берәр округта вәкаләтле органнарга депутатлар сайлаулар узды.
Сайлау комиссияләре кичке 20.00 сәгатьтә үз эшләрен төгәлләделәр. Нәтиҗәләргә килгәндә, Александровка авыл җирлегенең 1 санлы округы буенча Вафин Ирек Фатих улы кандидатурасын сайлауда катнашкан 82 сайлаучы да бертавыштан хуплаган. Әлмәт 2 санлы сайлау округы буенча сайлаучыларның 93% үз тавышларын Әшрафуллин Марат Айрат улына биргәннәр.
Нет комментариев