хәбәрләр 6 июль
ХӘБӘРЛӘР: 6 июль 6 июль көнне Актанышта Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең 2012 елның беренче яртыеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм урып-җыюга әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә уза. Чарада катнашучылар Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында республика авыл хуҗалыгы алдында торган бурычлар турында киңәшләшә.Семинар - киңәшмә кысаларында республика хуҗалыкларында тупланган уңай эш тәҗрибәсен яктырткан күргәзмә...
ХӘБӘРЛӘР: 6 июль
6 июль көнне Актанышта Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең 2012 елның беренче яртыеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм урып-җыюга әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә уза. Чарада катнашучылар Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында республика авыл хуҗалыгы алдында торган бурычлар турында киңәшләшә.Семинар - киңәшмә кысаларында республика хуҗалыкларында тупланган уңай эш тәҗрибәсен яктырткан күргәзмә дә эшлиячәк Семинарда муниципаль район башлыгы Н.Закиров катнашында район делегациясе дә катнаша.
ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин , ТР Президенты вазыйфасы атамасын үзгәртү мәсьәләсе референдумга чыгарылырга мөмкин ,дип белдерде.
Югары Ослан районы Елизаветино авылы исеме Иннополис итеп үзгәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев