Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбе бакчасында эшләр гөрләп бара

Зур Нөркәй мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә кишер, чөгендер, кыяр, помидор, суган, кәбестә үстерелә.Бакчада ел дәвамында укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләр бердәм көч куялар.

Иң күңелле вакыт – бакчада уңыш җыю. Эре-эре яшелчәләрне   күмәкләшеп җыйганда балаларның йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә. Бакчабызда ел әйләнәсе үзебезгә ашарга  җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә.“Хезмәтнең яңгыры – тир, алмасы – алтын”, – дип белми әйтмәгән әби-бабаларыбыз. 

Мәктәп  тәҗрибә кишәрлегендә  эшнең бер максаты мул уңыш, табыш алу булса, ә иң мөһиме  – укучыларыбызга хезмәт  тәрбиясе  бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев