САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Нөркәй мәдәният йорты түгәрәкләрендә катнашучылар "Җырлы балачак илендә" конкурсының зона турында катнашты

20 март көнне Карашай авылында "Җырлы балачак илендә" район бәйгесенең зона туры булып үтте.

2 сәгатьтән артык барган балалар чышышларын тамашачылар да, жюри әгъзәләре дә бик җылы каршыладылар. 11 авыл катнашында үткән бу концертта Зур Нөркәй авыл мәдәният йорты каршында оештырылган түгәрәкләргә йөрүче балалар да катнашты. Алар бу бәйгегә бик зур әзерлек белән килделәр. Бик күп сәхнәләрдә чыгыш ясарга өлгергән "Зөбәрҗәт"фольклор ансамбле белән беррәттән, сәхнәгә беренче тапкыр гына аяк баскан балалар да имтихан тотты бу көнне. Әлеге балаларыбызга да уңышлар теләп, 8 апрель көнне районда үтәчәк гала концертта да катнашуларын өмет итеп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев