Закирә апа юбилеен җырлап һәм шигырь сөйләп каршылый
Бүген – 26 октябрь көнне Сарысаз Тәкермән авылында яшәүче хезмәт ветераны, гомер буе куйган фидакарь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән Нуретдинова Закирә Зәйнетдин кызына 90 яшь тулды.
Закирә апа Кормаш авылында туып-үсә, балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен фронтка алалар, олы апасы Тәскирә ындыр табагында эшләгәндә гарипләнеп кала. Тормыш авыр булганлыктан, Закирә апа 4 сыйныфтан ары укый алмый, сарыклар карарга эшкә чыга. 1956 елда Сарысаз Тәкермән авылына килен булып төшә һәм лаеклы ялга чыкканчы – 1990 елга кадәр дуңгызчылыкта хезмәт куя. Тормыш иптәше Рәис абый да шунда ук слесарь булып эшли. Бергәләп үзләренең өч балаларын, ерак туганнарының ятим калган бер кызларын үстерәләр. Бүгенге көндә Закирә апа улы Расих һәм килене Дания тәрбиясендә яши.
Ветеранны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлау сүзләрен шулай ук Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова да җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев