Йөзенче балага – 100 000 сум
Районда туучы балалар санын арттыру максатыннан һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, район Башкарма комитеты 100 нче балага 100 мең сум күләмендә түләү башкару турында карар кабул итте.
Аның нигезендә, бала тууга ана Сарман муниципаль районында кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш. Баланың 2019 елның 1 январеннән соң туып, район Башкарма комитетының гражданнар хәле актларын теркәү бүлегендә 100 нче булып дәүләт теркәве үтүе шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев