Юлтимердә бер ир-атны яшен суккан
Җәмгыять

Юлтимердә бер ир-атны яшен суккан

- Кичә Юлтимер авылында яшенле көчле яңгыр явып үтте. Була торган хәл. Ә менә уллары белән көтүдә булган Фәрит Исхаковны яшен сугып, исән калуы - моңарчы ишеткән дә нәрсә түгел, - дип шалтыратты безгә Ләис абый Әхмәтҗанов. - Аны кич көтүдән кайтканда күрдем. «Ат арбасында идем, башка китереп тартты да,...

- Кичә Юлтимер авылында яшенле көчле яңгыр явып үтте. Була торган хәл. Ә менә уллары белән көтүдә булган Фәрит Исхаковны яшен сугып, исән калуы - моңарчы ишеткән дә нәрсә түгел, - дип шалтыратты безгә Ләис абый Әхмәтҗанов. - Аны кич көтүдән кайтканда күрдем. «Ат арбасында идем, башка китереп тартты да, очып төштем. Башта аңга килә алмый тордым, аннан йөреп киттем инде», - ди. Уллары да аннан ерак булмаганнар, безнең дә колаклар гөжли башлады, диләр.

Табигатьнең менә шундый без аңлап бетермәгән яклары күп инде. Аның белән гармониядә, исән-имин яшик..


Нет комментариев