Юлтимер балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган «Мәңге яшә, әбием!» исеме астында музыкаль иртә узды.
Анда өлкән яшьтәге әбиләребез кунакка чакырылды. Балалар аларга багышлап жыр-биюләрен башкардылар, үз куллары белән ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр. Әбиләр оныкларына үзләренең матур , изге теләкләрен җиткезделәр. Соңыннан әбиләрне тәмле чәй белән сыйладык. Очрашуыбыз бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.
Нет комментариев