Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтү Җәлилдә матур традициягә әйләнде
Моннан йөз еллар элек хезмәт кешеләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бәйрәме бүген Җәлил бистәсендә үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткән бәйрәм, күркәм традициягә әверелеп, Җәлил бистәсе халкын ел саен сөендерә. Әлеге бәйрәмне "Җәлилнефть" нефть...
Моннан йөз еллар элек хезмәт кешеләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бәйрәме бүген Җәлил бистәсендә үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткән бәйрәм, күркәм традициягә әверелеп, Җәлил бистәсе халкын ел саен сөендерә. Әлеге бәйрәмне "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе оештыра. Быел да, яңгыр явып торуга карамастан, хезмәт һәм яз символларын чагылдырган транспарантлар, аллы-гөлле чәчәкләр, шарлар тоткан халык мәйданга агылды.
1 Май - үзара аңлашу, тынычлык һәм татулык бәйрәме буларак төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызны берләштерә. Бу көнне без барыбыз да үзләренең бар көчен, белемен, сәләтен халкыбызның икътисади, сәяси, милли куәтен үстерү, арттыру өчен сарыф иткән ветераннарыбызга чиксез рәхмәтебезне күрсәтергә тиешбез. Аларның хезмәте, сайлаган һөнәрләренә тугрылыгы бистәбезнең мул тормышына нигез булып тора. Әлеге фикерне Җәлил бистәсе халкын котларга килгән җитәкчеләребез дә җиткерде.
1 Май бәйрәменең исеме үзгәрсә дә, Җәлил бистәсе халкы өчен аның асылы һаман да шул ук кала. Электән килгән гадәт буенча, әлеге бәйрәмне яз һәм яңарыш белән тәңгәлләштереп, бу көнне барыбыз да киләчәккә якты өметләр баглый.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Җәлил халкы өчен төрле күңел ачу чаралары да үткәрелде. Өстән яңгыр коеп торса да, спорт ярышларында катнашырга теләүчеләрнең саны бихисап иде. Шахмат уены, җиңел атлетлар эстафетасы, гер күтәрү, теннис ярышлары, канат тартышу булсын - Җәлиллеләр сынатмадылар, уеннарның һәр төрендә теләп катнаштылар. Җырлы-биюле тематик концерт программасы да яңгырлы көнне бер кешене дә битараф калдырмады. Һава торышы нинди булуга карамастан, Җәлил бистәсе халкы Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан искиткеч бәйрәм атмосферасы тудырды һәм әлеге күркәм традиция алга таба да, буыннардан-буыннарга күчеп, халыкны сөендереп, берләштереп торыр.
Гөлназ Әхтәмьянова, Җәлил бистәсе Башкарма комитеты әйдәп баручы белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев