САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яшь Армия" хәрәкәте безнең районда да киң таралыш таба

«Яшь Армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте узган елда оештырылды. Аның сафларына теләгән һәр укучы, хәрби-патриотик оешма, клуб яки эзләү отряды керә ала. Хәрәкәтнең төп максаты - яшьләрдә әтиләренең һәм бабаларының батырлыклары белән горурлык хисе тудыру һәм Ватанга хезмәт итәргә әзерләү. Хәрәкәт Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу...

«Яшь Армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте узган елда оештырылды. Аның сафларына теләгән һәр укучы, хәрби-патриотик оешма, клуб яки эзләү отряды керә ала.

Хәрәкәтнең төп максаты - яшьләрдә әтиләренең һәм бабаларының батырлыклары белән горурлык хисе тудыру һәм Ватанга хезмәт итәргә әзерләү.

Хәрәкәт Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу тәкъдиме белән дөньяга килде. Аның инициативасын Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Тиз арада ил мәктәпләрендә «Яшь Армия» отрядлары барлыкка килә башлады. Бездә дә отряд район Башкарма комитеты җитәкчесенең 2016 елның 4 августыннан 111 санлы боерыгы нигезендә оешты.

«Яшь Армия» отрядын оештыру эшен район җитәкчелеге, мәгариф, мәдәният, яшьләр эше, спорт һәм туризм, полиция бүлекләре, ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсе, ДОСААФ оешмасы башкардылар.

Отряд районның һәрбер мәктәбендә булдырылды. Җирле штаб начальнигы итеп Җәлилнең икенче санлы урта мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Рамил Талибуллин билгеләнде. «Безнең максат - райондагы барлык мәктәпләрнең лаеклы егетләреннән «Яшь Армия» отряды булдыру», - диде ул. Димәк, максат тормышка ашырылды. Быелның февралендә укучылар Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Тантаналы ант бирделәр һәм отрядлар барлыкка килде. Ул үз эченә барлыгы 284 укучыны ала. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: «Яшь Армия» хәрәкәтендә район егетләре генә түгел, кызлары да бар.

Сарман районы яшь армиячеләре хәрби-патриотик юнәлештәге чараларда актив катнашалар. Алар хәрәкәтнең региональ слетында булдылар. Анда беренче яшь армияче булып бүлекчә командиры Данил Баянов танылды (Җәлилнең икенче санлы урта мәктәбе). Шулай ук укучылар «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уенының финалында көч сынаштылар. Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәмдә яшь армиячеләр дә чыгыш ясадылар - алар Җиңү парадында марш үттеләр. Яше җиткән егетләр районда яңа гына үткән хәрби әзерлек нигезләре буенча җыеннарда катнаштылар. Әлбәттә, штаб начальнигы күзәтүе астында.

Отряд төрле җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Укучылар геройлар истәлегенә куелган һәйкәлләрне дә тәртиптә тоталар.

«Яшь Армия» отрядының үз формасы да бар - кызыл берет һәм ком төсендәге кием. Төрле гаскәрләргә туры килгән формалар да әзерләнә. Шулай ук хәрәкәт үз эмблемасына да ия - Совет бишкырлы йолдызы белән ерткыч бөркет профиле.

Мәгълүматны Илназ СИРАЕВ туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев