САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгынчылар нәрсә киңәш итә?

Янгыннарның төп сәбәпләре булып, мич һәм төтен чыгару җайланмаларын төзү таләпләрен, шулай ук электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу тора.

Башка хуҗалык корылмалары һәм торак йортларның мунча тирәсендә урнашуын исәпкә алсак, утның башка корылмаларга тиз күчү куркынычы арта. Шуңа күрә, янгыннарны булдырмас өчен, мич һәм төтен юлларына карата нинди таләпләрне үтәргә кирәк? Бу сорауны без Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелегенә юлладык һәм өлкән дознаватель Руслан Быренковтан түбәндәге җавапны алдык:
- Хөрмәтле гражданнар! Элементар таләпләрне үтәүгә карата аеруча игътибарлы булыгыз. Мичләрне күзәтүчесез калдырмагыз, артык кыздырудан сакланыгыз. Мич һәм төтен юлларының металл өлешләрен тиз янучан конструкцияләрдән сакларга кирәк, бу бигрәк тә утын белән ягыла торган мичләргә кагыла. Төтен чыгару җайланмаларын дөрес сайламау һәм сэндвичтан ясалганнарын урнаштыру иртәме-соңмы янгын чыгуга китерергә мөмкин. Төтенлекләрне ясаганда, җылынмый торган махсус маркалы корыч материаллар куллану идеаль санала. Алар мең градуска кадәр температураны күтәрә. Шулай ук 50 мм калынлыктан да ким булган базальт мамыгын эчлек урынына куллану да тыела. Төтен торбаларын түшәмнең һәм түбәнең янучан конструкцияләре аша үткәргәндә, махсус термоныклы конструкцияләрне кулланырга кирәк. Хуҗалыкта су яки янгын сүндерү җайланмасы булуны тәэмин итәргә дә онытмагыз. Янгын яки төтен чыккан очракта, кичекмәстән 01 яки 101 телефоны буенча янгын-коткару хезмәтенә хәбәр итегез.

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев