Ялгыз өлкәннәргә — бушка
Ялгыз өлкәннәр йортларына янгын җайланмалары урнаштырылды.
Республикада ялгыз яшәүче өлкәннәрнең әледән-әле бәлаказа корбаннары булулары турында хәбәр ителеп тора. Хәбәр иткеч җайланмалар, төтен чыга башлауга, йоклаган кешене уяту өчен тәгаенләнгән. Шунысы да бар: өлкәннәребез еш кына мошенниклар корбаны да булалар. Мошенниклар мондый җайланмаларны пенсионерларга шактый зур акчага тәкъдим итәләр, һәм өлкәннәрнең алдану очраклары да булгалап тора. Шуларны күздә тотып, март башында район Башкарма комитеты ярдәме белән ялгыз яшәүче өлкәннәр йортына автоном янгын турында хәбәр иткеч җайланмалар куелды. Әлеге чарада дәүләт янгын күзәтчелеге, социаль һәм газ хезмәтләре хезмәткәрләре катнаштылар. Эш барышында гражданнарның яшәү урыннары да каралды, аларга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында аңлатылды, язмача рәвештә дә таратылды.
Чара барышында Шыгай һәм Юлтимер авылларында барлыгы 12 йортка автоном янгын турында хәбәр иткеч җайланма урнаштырылды. Өлкәннәр хезмәтебездән бик канәгать калдылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Без дә аларга, үз чиратыбызда, имин булуларын, җайланмаларның төзексезлекләрдән башка хезмәт итүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев