Ял паркында “Яңа ел маҗаралары”  үтте
Мәдәният

Ял паркында “Яңа ел маҗаралары” үтте

Бүген - 4 январь көнне 12.00 сәгатьтә Сарманның үзәк Ял паркы балаларны үзенә җыйды.

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре анда балалар өчен “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Балалар ике – Кыш бабай һәм Кар кызы командаларына бүленеп, кызыклы һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ә теләгәннәр тауда шуды. 

Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.


Нет комментариев