Яхшыбайдан Гөлшат Габдуллина кечкенәдән мал-туарга «гашыйк»
Элегрәк хуҗалыкта күпләп мал тоту гадәти хәл санала иде. Хәзерге вакытта да әлеге шөгыль янәдән «модага кереп бара».
Авыл җирлегендә яшәүчеләр арасында, төрле грантларда, республика программаларында катнашып, үз фермаларын булдыручылар, шәхси эшмәкәрлекне башлап җибәрүчеләр саны арта башлады.
Сарман районында да мал белән эш итүчеләр шактый. Шундыйларның берсе — Яхшыбай авылыннан Гөлшат Габдуллина. Узган ел ахырында ул, Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары булдыру һәм үстерү проектларын тормышка ашыруга юнәлтелгән «Агростартап» грантында катнашып, үз эшен башлап җибәрү өчен өч миллион сум күләмендә акча откан. Әлеге грант «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү» милли проект кысаларында тормышка ашырыла. Гөлшатның проекты сөтчелек юнәлеше буенча 25 баш сыерга исәпләнгән. Грант акчаларына ул үз исеменә шәхси эшмәкәрлек ачкан.Тулырак язманы район газетасының 11 март саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев