САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле абунәчеләр, кадерле газета укучылар!

Агымдагы елның икенче яртыеллыгын да, Аллаһка шөкер, бергәләп башладык.

 Сезнең кулларда – “Сарман” газетасының икенче саны. Беренче саны да килеп җиткәндер, дип уйлыйбыз. Газетабыз битләрендә район сулышын, халкы тормышын, яшәешен, матур гореф-гадәтләрне, үрнәк гаиләләрне, үзенчәлекле шөгыльләрне яктырту белән беррәттән, әледән-әле төрле бәйгеләр, акцияләр үткәрәбез, җиңүчеләрне бүләклибез. Бу юлы да тугры абунәчеләребез арасында сезонның иң кирәкле ризыгы – шикәр комы уйнаттык. Аның ярдәме белән әзерләнгән кайнатмаларыгыз, ризыкларыгыз җәйге эсседә дә, кышкы суыкта да безне тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итсен. Безнең белән бергә булуыгыз өчен, ихластан рәхмәтлебез. Киләчәктә дә адреслар югалмасын, сукмаклар чуалмасын, аралар өзелмәсен, хөрмәтле дуслар!

Ихтирам белән, баш мөхәррир Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев