Хәлиуллиннар район данын зона фестивалендә яклаячаклар
-
Александровка авылында яшәүче Хәлиуллиннар нәселендә игенчеләр, күп итеп мал асраучылар, атчылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Алар сәнгатькә дә гашыйклар: җырлыйлар, бииләр, атказанган мәдәният хезмәткәрләре белән дә горурланалар. Гаиләдә ит, кабак бәлешләрен яратып пешерәләр. Ә нәсел ризыгы булып, туралы май тора. Аны хәзер дә бик теләп әзерлиләр, чара кунакларына рецептын да тәкъдим иттеләр.
– Халкыбызның милли ризыклары белән горурланабыз. Мөгаен, иң тәмлесе татар халкыныкыдыр, – диделәр алар.
Хәлиуллиннар бердәмлекләре белән дә көчле. Алар район данын әле зона бәйгесендә дә яклаячаклар. Без аларга уңыш юлдаш булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев