САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәли көнен бәйрәм итәргәме?

Интернеттагы язмалардан күренгәнчә, депутатлар Дәүләт Думасына “Изге Вәли көнен бәйрәм итмәскә, тыярга” дигән тәкъдим керткәннәр.

    Исегезгә төшерәбез: бу бәйрәмгә нигез католиклар тарафыннан салынган. Ул аеруча көнбатыш Европада һәм Америка Кушма штатларында популяр. Интернеттагы язмаларга караганда, аны хупламаучы христианнар бар. “Ул бәйрәм түгел, динебезгә туры килми, аның тарихы да “караңгы”, - диләр алар. Ә без нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш соң бу бәйрәмгә карата? Без бу сорау белән район үзәгендәге “Тәүфыйк” мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.

   - Бу бәйрәм икенче төрле “Гашыйклар бәйрәме” дип йөртелә. Безнең динебездә дә, милләтебездә дә мондый бәйрәм юк. Аннан соң, Ислам диненең гаилә кору, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә карата үзенең әхлакый нормалары бар. Ә изге Вәли көне хакындагы тарихта сурәтләнгән мөнәсәбәтләр Ислам кануннарына туры килми. Шуңа күрә аны бәйрәм итмәү, үзебезнең дини һәм милли бәйрәмнәребезгә өстенлек бирү хәерлерәк булыр, - диде Илнур хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев