САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Вилдан районда – беренче, республикада өченче булды

Районда Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир үткәрү матур традициягә әверелде. Быел ул унбишенче тапкыр оештырылды, һәм анда республикадан да әлеге спорт төрен үз итүчеләр катнаштылар.

Ярышлар Сарманның «Айтуган» универсаль спорт залында узды. Беренче көнне, 29 ноябрьдә, турнир кысаларында муниципаль ярышлар оештырылды. Аларда район мәктәпләре һәм Сарман аграр көллияте укучылары – барлыгы йөздән артык егет һәм кыз көч сынаштылар.

Кызлар арасында беренче ике урынны Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Эвелина Хафизова белән Зилия Габдрахманова алдылар. Өченче урынны Сарман гимназиясеннән Нурзилә Гайнемова яулады. Егетләр арасында җиңүче булып шул ук мәктәптән Вилдан Сәгъдәтов танылды. Илназ Низамов (Сарман урта мәктәбе) – икенче, Хәким Ризатдинов (шулай ук Сарман гимназиясеннән) өченче булдылар. Сарман урта мәктәбеннән Илсаф Камалетдинов белән Җәлилнең икенче санлы урта мәктәбеннән Ралина Хәсәншина муниципаль этапның иң яхшы уенчылары буларак бүләкләнделәр. Командалар арасында Сарман гимназиясе теннисчылары җиңделәр. Мортыштамак мәктәбе – икенче, Сарман урта мәктәбе өченче урыннарда урнаштылар.

Сишәмбе көнне исә район үзәгенә республикабызның иң көчле яшь теннисчылары җыелдылар. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Алинә Гыйльфанова сәламләделәр, ярышта катнашучыларга уңышлар, сәламәт уеннар теләделәр. Ярышларның баш хөкемдары Венер Вәлиев турнирның регламентын аңлатты, кагыйдәләрне төгәл үтәргә өндәде.

Турнир ачылганнан соң, спортчыларны җирәбә буенча төркемнәргә бүлделәр, уеннар өчен тугыз өстәл куелды. Алар бик киеренке рәвештә бардылар. Нәтиҗәдә, кызлар арасында Әлмәт районы теннисчыларына тиңнәр булмады. Мактау пьедесталының беренче ике баскычына Руфинә Биктимерова белән Диана Токранова күтәрелделәр. Минзәлә районыннан Алина Мерзлякова өченче урынны яулады. Егетләр арасында да беренче ике урынны Әлмәт районы спортчылары алдылар. Руслан Урманов Никита Кондратьевтан чак кына калышты. Өченче урынга Сарман районыннан Вилдан Сәгъдәтов лаек булды.

Ике көн нәтиҗәләре буенча да барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, кубоклар, бүләкләр тапшырылды. Вилдан Сәгъдәтов район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Үзебезнең районнан Айнель Ризатдинова белән Данил Гайнанов турнирның иң яшь катнашучылары буларак махсус призларга лаек булдылар.

Өстәл теннисы ярышлары киләчәктә дә спортчыларны очраштырыр, таныштырыр, дип ышанабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев