Ветераннар архив бүлегендә кунак булганнар
Район ветераннар хәрәкәте активистлары бүген район Башкарма комитетының архив бүлегенә кунакка барганнар.
Сарман авылы ветераннар советы рәисе Айсылу Кәлимуллина, шалтыратып, очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
- 1927 елдан бирле кирәкле югарылыкта эшләп, архивта 2025 ел башына 41 165 тарихи документ тупланган. Архивның җитәкчесе Гөлшат Рафаэль кызы 18 ел хезмәт кую дәверендә күп грантлар отуга ирешкән. Ул бүген, тәҗрибәле гид ролендә, архивның төп эше, мәгьлүмати кәгазьләрнең көче, кирәклеге, сакланышы турында сөйләп, безне сокландырды. Үз эшенең остасы, остазы икәнлеген күрсәтте. Мондагы чисталыкка, тәртипкә, төгәллеккә хәйран калырлык. Хезмәтен яратып, гасыр яшенә җитеп саргайган кәгазьләргә дә җан өреп торганлыгын раслады. Без бүген бер гасырлык тарих белән күзгә-күз очраштык, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев