САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узып баручы 2023 ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган

Бусагада — Яңа ел.

Зур өметләр, яңа көнгә ышаныч, якты хыяллар белән, 2024 елны каршы алабыз. Ул барыбыз өчен дә сынаулар елы булды. Шулай да ел нәтиҗәле эш-гамәлләр, җиңү-казанышлар белән дә тарихка кереп кала. Нинди генә өлкәне алсак та — авыл хуҗалыгы, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башкасымы — горурланып сөйләрлек, мактанырлык, республикада үрнәк булырлык нәтиҗәләребез күп. Узып баручы ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган, шәхси тормыштагы уңышлар нинди — райондашларыбыздан шулар хакында сораштык.

Раян Дәүләтҗанов, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы:

— Җирлеккә караган Баткак авылында күптән көтелгән вакыйга булды: су линияләре алмаштырылды. Шул ук авылда республика программасы буенча чишмә яңартылды. Башка эшләр көндәлек режимда бара. Җирлеккә кергән авылларда юлларны ачу, урам утларын карап тору уңайлы яшәеш өчен мөһим. Шәхси тормышыма килгәндә, өлкән улыбыз Радик, югары уку йортын тәмамлап, армия сафларына китте. Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә, күптән түгел хәрби ант кабул итү тантанасы узды, анда без дә бардык. Ил-көннәребез тыныч булып, аның исән-сау хезмәт итеп кайтуын телибез. Кечкенә улыбыз Рубин паспорт алды быел. Анысы да — һәр кешенең тормышында була торган мөһим вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев