САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган 2023 ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган

Зур өметләр, яңа көнгә ышаныч, якты хыяллар белән, 2024 елны каршы алдык.

Ул барыбыз өчен дә сынаулар елы булды. Шулай да ел нәтиҗәле эш-гамәлләр, җиңү-казанышлар белән дә тарихка кереп кала. Нинди генә өлкәне алсак та — авыл хуҗалыгы, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башкасымы — горурланып сөйләрлек, мактанырлык, республикада үрнәк булырлык нәтиҗәләребез күп. Узган 2023 ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган, шәхси тормыштагы уңышлар нинди — райондашларыбыздан шулар хакында сораштык. 
Лилия Габидуллина, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы:

— 2023 ел алдагыларыннан әллә ни аерылмаса да, һәр елның — үз мәшәкатьләре. Җирлектә башкарылган эшләргә килгәндә, күләмлеләре булмаса да, тормыш-көнкүрешебезне уңайлы итәр өчен тырышабыз. Яңа Саклауда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә җәяр өчен брусчатка, Саклаубашта генератор, перфоратор алдык, шлагбаум ясаттык, Бездә республика программаларының барысы да тормышка ашырылып бара. Юлларыбызга асфальт түшәлгән, су линияләре яңартылган. Быел иң зур казанышыбыз шул: республиканың муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә катнашып, грант оттык. Җирлек шушы көннәрдә яңа машиналы булды.

Узып баручы ел шәхси тормышыма да күңелле мизгелләр бүләк итте. Өлкән кызыбыз Сөмбелне кияүгә бирдек, кияүле булдык. Киләсе ел да сөенечле хәбәрләр генә алып килсен, исән-сау булыйк, тынычлыкта яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев