Урта Кәшердә Касыйм Сәүбәнов 95 яшен билгеләп үтте
Кичә Урта Кәшер авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәүбәнов Касыйм Сәүбән улына 95 яшь тулды.
Олы юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, җирлек ветераннар советы рәисе Зина Якупова котладылар. Фәрит Мөнәвир улы ветеранга Рәхмәт хаты, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды.
Тантаналы чарага Касыйм абыйның якыннары, туганнары да җыелдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев