«Уңыш тәгәрмәче» Петровский Завод авылы халкына бәйрәм бүләк итте
Петровский Завод авылы мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсе hәркемнең күңелендә озак вакытка матур тәэсирләр калдыргандыр, мөгаен.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чараны биредә гөрләтеп үткәрделәр. Кичәнең төп "йөзем төше" булып "Уңыш тәгәрмәче" торды. Авыл халкының ялы күңелле узсын өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре нык тырыштылар. Алдан әзерләнгән сценарий беркемгә дә моңсуланырга ирек бирмәде. Уңыш барабанын әйләндерү чираты бөтен кешегә дә җитте, аннан беркем дә читтә калмады.
Барысы да биеделәр, җырладылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, hәм Уңыш аларның hәркайсын бүләкләп барды.
- Җылы hәм бәйрәмчә атмосфера барысына да ошады. Истәлеккә төшкән фотоларда да йөзләрдәге нур тарихка кереп калды, бердәмлекнең көчен чагылдырды. Аңа карагач, җирлектә тату халык яшәгәнлеге, ә мәдәният йортында бердәм коллектив хезмәт куйганлыгы аңлашыла, - дип хәбәр итте авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Борисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев