Уку дәверендә балаларны психологик-эмоциональ яктан тикшереп торырга кирәк
Мәгариф

Уку дәверендә балаларны психологик-эмоциональ яктан тикшереп торырга кирәк

Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбенә Сарманның психолого-педагогик медико-социаль үзәге хезмәткәрләре килделәр.

 

Үзәк җитәкчесе Наилә Шәмсетдинова, педагог-психологлар Венера Галәлиева һәм Лилия Миргасимова укучылар белән тренинг-күнегүләр, диагностика эшләре үткәрделәр, 5 сыйныфларның яңа баскычка адаптациясен тикшерделәр, чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри ориентация буенча эш оештырдылар. Шулай ук башлангыч сыйныфларның эмоциональ халәтләре һәм психик үсеше тикшерелде. Күнегүләр укучыларга бик ошадылар.


Нет комментариев