САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәрбиядә торучылары булган район пенсионерлары күтәренке пенсия алалар

Балигъ булмаган балалары яисә көндезге бүлектә укучы студент балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенең аерым бер түләү өлешен югары күләмдә алырга хокуклы. Тәрбиядә торучылары булган пенсионерлар аерым бер түләүләрне яңадан исәпләү өчен гариза белән мөрәҗәгать иткән һәм кирәкле документларны тапшырган очракта аларга икенче айның беренче числосыннан югары пенсия исәпләнә башлый. Тәрбиядә...

Балигъ булмаган балалары яисә көндезге бүлектә укучы студент балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенең аерым бер түләү өлешен югары күләмдә алырга хокуклы.

Тәрбиядә торучылары булган пенсионерлар аерым бер түләүләрне яңадан исәпләү өчен гариза белән мөрәҗәгать иткән һәм кирәкле документларны тапшырган очракта аларга икенче айның беренче числосыннан югары пенсия исәпләнә башлый.

Тәрбиядә булучыларның һәрберсе өчен пенсиягә өстәмә аерым бер түләүнең өчтән бер өлеше күләмендә ( тәрбиядә булганнар өчтән артмаска тиеш) түләнә.

"Аерым бер түләүләргә өстәмә балалар бәлигъ булганчы түләнә. Әгәр бала көндезге бүлектә укуын дәвам итә икән, бу очракта бала өчен өстәмә 23 яше тулганчы түләнә", - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Тәрбиядә торучылары булганнарны исәпләп югары пенсия билгеләү иминият пенсиясе һәм инвалидлык пенсиясе алучыларга кагыла. Югары пенсия исәпләгәндә өчтән артмаган хезмәткә яраксыз гаилә әгъзасы исәпкә алына, шул ук вакытта бер үк бала өчен ата-ананың икесе дә өстәмә алырга хокуклы.

Картлык буенча иминият пенсиясенең яки инвалидлык пенсиясенең аерым бер түләү өлешен арттырып билгеләтү өчен гариза белән бергә балаларның туу турында таныклыклары да кирәк. 18 яшьтән узган балалар өчен көндезге бүлектә укуларын дәвам итүләрен һәм мөрәҗәгать итүченең тәрбиясендә булуларын раслаучы документлар кирәк.

Студент уку йортыннан чыгарылган, хәрби хезмәткә китү сәбәпле академик ял алган, яисә башка төрле уку рәвешенә күчкән очракта бу түләүләр туктатыла.

Югарыда санап кителгән шартлар үзгәргән очракта баланың статусы үзгәргән көннең икенче көнендә үк пенсияне артык түләү һәм аны киләчәктә Пенсия фонды тарафыннан пенсиядән тотып калу очрагы булмасын өчен бу турыда Пенсия фонды органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев