Татарстан Диния нәзарәтендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен терәү өчен дәүләт, дини һәм иҗтимагый оешмаларны берләштергән система эшли, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу хакта республика Иҗтимагый палатасында узган түгәрәк өстәлдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең махсус операция катнашучылары белән эшләү буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов сөйләде.
Башта эш гуманитар миссияләрдән башланган — рухи остазлар һәм волонтерлар Донецк, Луганскига барып, хәрбиләр белән турыдан-туры очрашкан. Хәзерге вакытта төп игътибар өйләренә әйләнеп кайтучыларга озатып йөрүгә, аларның якыннарына социаль-психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Җәләлетдинов билгеләп үткәнчә, сугыш зонасында төрле милләт һәм дин вәкилләренең бер-берсенә ярдәм итүе һәм бурычларын башкаруы аеруча ачык күренә. «Егетләр: "Анда атеистлар юк", – диләр. Исламда шәфкатьлелек бик зур әһәмияткә ия», – диде ул.
Өйгә кайткач та хәрбиләрнең үзләре, ата-аналары, хатыннары, балалары рухи һәм психологик терәккә мохтаҗ. Шуның өчен республикада «Геройлар таянычы» ресурс үзәге оештырылган. Бүген анда кризис, гаилә, яшүсмер һәм балалар психологлары, социаль хезмәткәрләр консультатив ярдәм күрсәтә.
Нет комментариев