Укытучы һөнәрен сайлавыма гомер буе сөенеп яшәдем һәм бүгенге көндә дә шөкер кылам.
Эшемне дә, балаларны да бик яраттым. Шуңа күрә 80 яшемә кадәр гомеремне укытучы хезмәтемә багышладым. Бу иң дәрәҗәле, хөрмәтле хезмәт икәненә һаман-һаман инана гына барам.
6 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бик матур чара узды. Бергә эшләгән коллегаларым, күпме укучыларым белән күрештем. Мәктәптә эшләгәндә, истә калырлык вакыйгалар күп булган икән, шуларны хәтердә яңарттык, искә төшереп, көлештек, рәхәтләнеп аралаштык. Бәйрәм бик матур оештырылган иде. Тәбрикләүләр кабул итеп, заманча җырлар тыңлап кайттык. Юбилейларын билгеләп үтүче ветеран укытучыларны чакырып, күчтәнәч пакетлары тапшырдылар. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән берлектә район мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков әзерләгәннәр. Икесе дә, бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткер-деләр. Бүгенге көндә район мәгариф бүлеген җитәкләүче Гөлназ Тәлгать кызы белән дә горурланып утырдым. Аннан да җылы тәбрик сүзләре кабул иттек. Ул – безнең укучыбыз, Сарман гимназиясен тәмамлады. Әнисе Люция Мәснәви кызы белән дә аралашып яшәдек.
Үзебез хезмәт куйган гимназия коллективына да рәхмәтлебез. Чакырып, Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм ясадылар. Мул табын артында рәхәтләнеп ял иттек, укучылар, укытучылар көче белән әзерләнгән концерт карадык. Бик сәләтле яшьләр булуына сөендек. Профсоюз комитеты рәисе Кифая Әхсән кызы, шалтыратып та, юбилеем да булгач, махсус килеп тә, бәйрәмгә чакырды. Матур чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырып, мине зурладылар. Без, өлкән педагогларны, хөрмәтләп чакырганнары, онытмаганнары, зурлаганнары өчен, район, мәгариф бүлеге җитәкчелегенә, гимназия коллективына олы рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде. Авыр булса да, укытучы һөнәре хөрмәтле. Нәкъ менә мөгаллим булганыма үкенгәнем булмады, хәзер дә горурланып йөрим. Ярый әле, укытучы булганмын, дим.
Туган ягым Ульян өлкәсендә үзем белем алган мәктәптә 1962 елны пионервожатый булып эшләп башладым. Аннан Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Югары белем дипломы алгач, юллама белән Сарман якларына эшкә җибәрделәр. Биредә хезмәт юлым мәгариф бүлегендә башланды. Әмма минем бик тә мәктәптә укытасым килә иде. Бер елдан район үзәгенең беренче санлы мәктәбенә җибәрделәр. Аннан икенче санлы, хәзерге гимназиягә эшкә күчтем. Лаеклы ялга чыккач та, хезмәтемне дәвам иттем. Ул елларда тормышымда кайгылы чорлар булды. Миңа берүзем генә калырга ярамый иде, шулай итеп, мәктәптә укытып йөрдем. Эштән туктагач та, репетиторлык хезмәтен башкардым. Укучылар белән өстәмә шөгыльләнүләр үземне дә һәрвакыт формада тотарга, белемнәрне камилләштереп торырга ярдәм итте.
Хәзер дә, Аллаһка шөкер, эшсез тормыйбыз. Бакчачылыкны яратам: матур чәчәкләр, гөлләр үстерәм. Тормыш иптәшем Илсөяр белән табигатькә чыгарга: җиләк, гөмбә, төрле шифалы үләннәр җыярга яратабыз, себерке әзерлибез, чишмәләргә, урманнарга барабыз. Җир-Анадан көч-куәт туплап, яңа көнгә илһам алып кайтабыз. Һәр яңа туган көнгә сөенеп, ил-көннәргә тынычлык теләп, үзебезнең яраткан Сарманыбызда гомер итәбез.
Клара Сабирова-Вәлишина
Нет комментариев