САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төнлә күбрәк янамы, көндезме?

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 нче елның 28 нче сентябрендә 3-10/э санлы карары белән "Татарстан Республикасы буенча халык һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар өчен электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) билгеләү турында"гы карарга (№ 3-8/э, 25.11.2011) үзгәрешләр кертте. Алар турында аңлатуын сорап, без "Татэнергосбыт" ААҖ филиалы - Әлмәт бүлекчәсенең клиентларга хезмәт...

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 нче елның 28 нче сентябрендә 3-10/э санлы карары белән "Татарстан Республикасы буенча халык һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар өчен электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) билгеләү турында"гы карарга (№ 3-8/э, 25.11.2011) үзгәрешләр кертте. Алар турында аңлатуын сорап, без "Татэнергосбыт" ААҖ филиалы - Әлмәт бүлекчәсенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Сарман офисы җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәдиевкә мөрәҗәгать иттек.
- Үзгәрешләр электр энергиясе өчен тәүлекнең ике вакытына карап - көндезге һәм төнге вакыт өчен - исәпләүче счетчиклар кулланучыларга кагылачак. Алар өчен 1нче ноябрьдән тарифлар арта. Мәсәлән, моңа кадәр ике ставкалы счетчик буенча көндезге вакытта кулланган электр энергиясенең 1 киловатт-сәгате өчен авыл җирендә яшәүчеләр 1 сум 80 тиен, төнге вакытта кулланганына шуның яртысын, ягъни 90 тиен түлиләр иде. 1 нче ноябрьдән көндезге кулланыш өчен ул - 1 сум 97 тиен, төнгесе өчен 1 сум 32 тиен тәшкил итәчәк. Шәһәр җирендә яшәүче кулланучылар өчен көндезге вакытта файдаланган электр энергиясенең 1 киловатт-сәгатенә түләү - 2 сум 81 тиен ( моңарчы 2 сум 57 тиен иде), төнге вакыттагысына 1 сум 89 тиен булачак. Бу безнең районның Җәлил бистәсенә кагыла. Шәһәр җирендә яшәүче һәм йортларында стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткыч җайланмалары урнаштырылган кулланучылар авыл җире өчен булган тарифлар күләмендә түлиләр. Бер ставкалы счетчиклар буенча түләүдә үзгәрешләр юк.
Һәр кулланучы нинди ставка буенча түлисен үзе хәл итә. Әгәр ике ставкалы счетчик буенча түләү отышлы түгел икән, безнең офиска килеп, бер ставкалы счетчик буенча түләү турында гариза язарга кирәк. Счетчикны алыштырасы түгел, бары тик күрсәткечләрнең, элеккечә, икесен дә хәбәр итәсе генә була. Гаризаларны шушы айның соңгы көненә кадәр кабул итәбез.
Ике ставкалы счетчик буенча түләү-түләмәүне хәл итәргә теләүчеләргә безнең киңәш: соңгы ике-өч айда түләгән квитанцияләрегезне алып, исәпләп карагыз. Әгәр төнге вакытта кулланган электр энергиясе тәүлек әйләнәсе кулланганның кимендә 30 проценты кадәр дә тәшкил итми икән, димәк, яңа тарифлар буенча ике ставкалы счетчик күрсәткечләреннән түләү отышлы булмаячак.
Ике ставкалы счетчиклар, мәгълүм булганча, "кышкы" вакытка автоматик рәвештә күчүгә программалаштырылганнар. Ә узган елда 107 нче Федераль закон (03.07.2011) белән "кышкы" вакытка күчү бетерелде. Әгәр электр энергиясе өчен ике ставкалы счетчик буенча түләүне сайлыйсыз икән, счетчик 2013 нче елның 1 нче январена кадәр яңадан программалаштырылган булырга тиеш. Болай булмаган очракта, электр энергиясе өчен түләүгә бер ставкалы счетчик буенча исәпләнгән исәп-хисап квитанциясе җиткереләчәк.
Без һәр кулланучы белән электр белән тәэмин итүгә килешү төзибез. Аның нигезендә, кулланучы РФ законнары таләпләренә җавап бирә торган һәм тикшерү үткән счетчиклар кулланырга, счетчик күрсәткечләрен һәр айда безгә, аның 26 нчы числосыннан да соңга калмый, хәбәр итәргә тиеш. Күрсәткечне извещениедәге "Заполняется плательщиком" графасына язарга яисә терминалда күрсәтергә, я 8-800-200-25-26 телефоны буенча хәбәр итәргә (шалтырату бушлай), я шул номерга SMS җибәрергә (<код лицевого счета> <пробел> <показание>). Аны "Энергосбыт" ААҖ сайтының (www. tatenergosbyt.ru) Интернет-сервисында "Шәхси кабинет" аша да башкарырга була. Әгәр кулланучы өч ай рәттән счетчик күрсәткечләрен тапшырмый икән, электр энергиясе өчен түләүгә исәп-хисап нормативтан чыгып башкарыла. Билгеле инде, түләүне квитанциядә күрсәтелгән срокка кадәр башкару зарур. Әгәр өч норматив күләмендә әҗәт барлыкка килә икән, без, билгеле бер датага кадәр түләү кирәклеген искәртеп, кисәтү ясыйбыз. Әгәр ул үтәлми икән, "Челтәр компаниясе" ААҖенә кулланучыны электр челтәреннән аеру турында заявка бирәбез. Мондый чарага барып җиткән очракта, кулланучы әҗәтен түләгәч, электрны кире ялгату өчен, челтәрдән аеру һәм ялгау чыгымнарын да түләргә тиеш була. Шуңа күрә кулланган электр энергиясе өчен вакытында түләргә, үзегезгә өстәмә чыгымнар ясамаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев