САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Техник регламент таләпләрен үтәү кирәк

Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турындагы техник регламент нигезендә, быелның 23 нче январеннан файдалануда булган коммерция йөкләре ташучы барлык транспорт чаралары хезмәт һәм ял режимын контрольдә тотучы техник чаралар - тахографлар белән җиһазландырылырга тиеш. Моннан тыш, агымдагы елның 1 нче январеннан югарыда телгә алынган транспорт чараларын иминлек каешлары белән җиһазландыру турындагы...

Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турындагы техник регламент нигезендә, быелның 23 нче январеннан файдалануда булган коммерция йөкләре ташучы барлык транспорт чаралары хезмәт һәм ял режимын контрольдә тотучы техник чаралар - тахографлар белән җиһазландырылырга тиеш.
Моннан тыш, агымдагы елның 1 нче январеннан югарыда телгә алынган транспорт чараларын иминлек каешлары белән җиһазландыру турындагы таләп тә гамәлгә кертелде. "Йөк ташучы тарафыннан пассажирның тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә салынган зыян өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү һәм метрополитен тарафыннан салынган зыянны каплау турында"гы Федераль Законны кабул итү белән бәйле рәвештә РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль Законның (14.06.2012) 7 нче маддәсе таләпләре буенча, транспорт чаралары белән идарә иткәндә тахографлар файдалану кагыйдәләрен, шулай ук ял һәм хезмәт режимын бозган өчен җаваплылык урнаштырылды. Закон маддәсе нормалары үз көченә 2013 нче елның 1 нче апреленнән гамәлгә кертелә.
Юл-транспорт фаҗигаләрен анализлау, шулай ук юл хәрәкәтен күзәтү шуны күрсәтә: әлеге категория транспорт чаралары белән идарә итүчеләр тарафыннан техник регламентның бу таләпләре үтәлми. Шуңа күрә якын арада юл хәрәкәтенә күзәтчелек итү, юридик затлар һәм эшмәкәрләрне, юл-транспорт фаҗигаләрен тикшерү барышында тахографлар һәм иминлек каешлары белән җиһазландырылмаган транспорт чараларына контроль көчәйтеләчәк. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә Техник регламент таләпләрен бозу очракларын бетерү буенча күрсәтмә язылачак.
Транспорт чараларын - юл-транспорт вакыйгаларында катнашучыларны карау кысаларында тахографлар һәм административ хокук бозуларга кагылышлы эшләрдә, шулай ук тикшерү органнары өчен дәлил булырдай мәгълүматлар тупланган башка техник чараларның (Глонасс, видеорегистраторлар) урнаштырылу-урнаштырылмавы тикшереләчәк. Юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр, транспорт чаралары хуҗалары Техник регламент, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан үтәлергә тиешле закон актларын үтәмәгән очракта бу турыдагы мәгълүмат прокуратура органнарына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев