САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыларга ракета һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар

Татарстанлыларга ракета һөҗүме куркынычы турында хәбәр итүче махсус сигнал бирелгән очракта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр.

Төп таләп — тынычлыкны саклау һәм рәсми мәгълүмат чыганакларын күзәтү. Сигнал ишетелүгә, кичекмәстән телевизор яки радионы кабызырга кирәк, анда алдагы гамәлләр буенча төгәл күрсәтмәләр тапшырылачак.

Әгәр куркыныч янаганда сез өйдә икәнсез, иң беренче чиратта газ, су һәм утны сүндерергә, тәрәзәләрне ныклап ябарга киңәш ителә. Подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, тәрәзәсез бүлмәгә — коридор, ванна яки кладовкага кереп яшеренергә, дивар янына идәнгә утырырга кирәк. Подвалга төшкәндә исә үзегез белән документларны, акчаны, телефонны һәм иң кирәкле әйберләрне алырга, шулай ук күршеләргә, өлкәннәргә һәм балаларга ярдәм итәргә онытмаска кирәк.

Урамда булган кешеләргә исә тиз арада җир асты парковкаларын, биналарның цоколь катларын яки махсус ышыклану урыннарын эзләргә киңәш ителә. Транспортта баручыларга исә машинаны туктатырга (яки йөртүчедән туктавын сорарга) һәм тизрәк якын-тирәдәге подвалга яки базга кереп качарга кирәк. Шунысын да истә тоту мөһим: автомобильләр, автобуслар, шулай ук йорт һәм кибет диварлары янында калу куркыныч, чөнки шартлау дулкыныннан пыялалар коелырга мөмкин. Мондый объектлардан 30–50 метр ераклыкта булу куркынычсыз санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев