Җәмгыять

Татарстанга яшен, яңгыр, боз һәм эссе һава килә

11 июньдә, пәнҗешәмбе көнне, республикада үзгәрүчән болытлылык көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә явым-төшемсез булачак, ә көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм хәтта боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, көндез аерым урыннарда 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы төнлә +8..+13 градус, көнбатышта кайбер урыннарда +16 градуска кадәр җылы булачак. Көндез термометрлар +23..+28 градусны күрсәтәчәк.

Казанда да үзгәрүчән болытлылык, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил тизлеге секундына 5-10 метр, аерым урыннарда 15 метрга кадәр җитәчәк. Башкалада көндез һава +25..+27 градуска кадәр җылыначак.

Районда да шундый ук һава торышы көтелә. 


Нет комментариев