Җәмгыять

Татарстанда җылы һава саклана

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына буенча, 28 март көне республика халкын зур явым-төшемнәр булмавы белән сөендерәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Нигездә аяз булачак, урыны белән болытлылык көтелә. Иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә: кайбер урыннарда томан төшәчәк.

 

Температурага килгәндә, төнлә һава +2…-2 булачак, ә аерым районнарда -5 градуска кадәр суыначак. Көндез исә язгыча җылы булачак: +8…+13 градус.

 

Казанда да һава шартлары яхшы булачак: төнлә термометрлар 0…+2 градус (сайлык урыннарда -2 градуска кадәр) күрсәтәчәк, ә көндез шәһәр +10…+12 градуска кадәр җылыначак.

 

Районда да шундый ук һава торышы көтелә.


Нет комментариев