Ел башыннан бирле Татарстанда юл камералары светофорның тыю сигналына үтеп китүнең һәм регулировщик ишарәләренә буйсынмауның 3,5 мең очрагын теркәгән.
Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Ведомство юл кагыйдәләрен бозучыларга каралган җәзаларны искә төшерә:
* Светофорның кызыл утына беренче тапкыр үткән өчен — 1 500 сум штраф.
* Ел дәвамында бу хәл кабатланса — штраф 7 500 сумга кадәр арта яки йөртүче 6 айга кадәр таныклыгыннан колак кагырга мөмкин.
Юлларда игътибарлы булыгыз, үз тормышыгызны һәм башкаларны куркыныч астына куймагыз!
Нет комментариев