Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда шәхси йортларны рәсмиләштерү буенча кайнар линия эшли башлый

Төзүчеләр көне алдыннан Татарстан Росреестры 5 августта шәхси торак төзелеше объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра, дип яза «Татар-информ» МА.

Консультацияләрдә җир участоклары хуҗалары кадастр исәбенә кую, хокукларны теркәү, шулай ук бу процедураларны берьюлы үткәрү мөмкинлеге турында сорауларына җавап ала ала. Шулай ук белгечләр хәбәр итү тәртибе белән «бакча амнистиясе» буенча гадиләштерелгән рәсмиләштерүнең аермаларын аңлатачак.

Моннан тыш, киләчәктә күчемсез мөлкәтне рәсмиләштерү вакытында проблемалар килеп чыкмасын өчен, төзелеш башлаганчы нәрсәләргә игътибар итү кирәклеге турында тәкъдимнәр биреләчәк.

Консультацияләрне Росреестрның ТР буенча идарәсе һәм Роскадастр белгечләре үткәрәчәк. Телефон буенча сорауларга 10:00 дән 12:00 гә кадәр җавап биреләчәк.

Телефон: 8 (843) 255-25-71.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев