САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ришвәт алуда шикләнеп, автоинспекторларны тоткарлаганнар +ВИДЕО

Автоинспекторлар туктаткан машина йөртүче алкоголь куллануга тикшерү узудан баш тарткан һәм 20 мең сум ришвәт биргән, дип фаразлана.

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләрен тоткарлаганнар. Ике полицейский ришвәт алган дип шикләнелә. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының үз куркынычсызлыгының оператив-эзләү часте хезмәткәрләре ЮХИДИ хезмәткәрләрен тоткарлады. Алар ришвәт алуда шикләнелә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, машина йөртүче алкоголь куллануга тикшерү узудан баш тарта һәм административ материал төземәс өчен, полиция хезмәткәрләренә 20 мең сум акча бирә. Хәзер бу очрак буенча тикшерү бара. 

 

"Хезмәткәрләрнең гаебе расланган очракта, аларны Эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең исеменә тап төшергән өчен эштән азат итәләр, закон буенча каралган җәза бирәләр", - дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгында. 

Фото: Соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев