САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы бара

Татарстанда «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы дәвам итә.

Быелгы ярышлар 17 ноябрьдә башланып, 13 февральгә кадәр республиканың 23 районында һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган үзәктә оештырылачак. Чарада барлыгы 6 меңнән артык кеше — конкурсантлар, экспертлар һәм волонтерлар катнашуы көтелә. Ярышлар ике категориядә: төп төркемдә 234 компетенция һәм юниорлар арасында 118 юнәлеш буенча үткәрелә. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, мондый чемпионатлар иң яхшы кадрларны ачыкларга һәм төбәк икътисадын үстерергә ярдәм итә. Сынауларда уңышлы чыгыш ясаучылар өчен республиканың эре предприятиеләрендә стажировка үтү яки эшкә урнашу мөмкинлеге каралган. Әлеге хәрәкәт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында яшьләргә үз сәләтләрен ачарга һәм илнең технологик суверенитетын ныгытырга ярдәм итү максатыннан оештырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев