Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда милли проект буенча 17 светофор объекты яңартыла

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында быел 17 светофор объектын модернизацияләү планлаштырыла. Бу хакта республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Юл хәрәкәтен идарә итүнең автоматизацияләнгән системасы җиһазларын кертү буенча эшләр Казанда 12 объектта һәм Яр Чаллыда 5 объектта башкарылачак. Проектны тормышка ашыруга 125,7 млн сум юнәлтелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 91,8 млн сум.

Шулай ук төбәктә Татарстанның берничә районында – Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Норлат, Питрәч, Саба, Сарман һәм Теләче районнарында – 12 яңа светофор объектын булдыру күздә тотыла.

Барлыгы 2020 елдан 2025 елга кадәр Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләрендә адаптив идарә системасы белән 124 светофор объекты модернизацияләнгән, юл хәрәкәтенең 597 телеметрик датчигы урнаштырылган, ә ике чатта юл-транспорт һәлакәтләре һәм гадәттән тыш хәлләрне ачыклау системасы кертелгән.

Бүгенге көндә, ведомство мәгълүматларына караганда, Казанда 258, Яр Чаллыда 41 светофор объекты адаптив көйләү режимында эшли. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, агломерацияләрдә интеллектуаль транспорт системалары үсеше дәрәҗәсе беренче өлгерү баскычына җиткән.

– Агломерацияләрнең магистраль шәһәр юллары участокларының 100 проценты юл хәрәкәте параметрлары турында мәгълүмат җыюның техник чаралары белән колачланган, метеомониторинг системалары үстерелгән, һәм гамәлдәге аскы системалар Транспорт системасын идарә итүнең Бердәм платформасына интеграцияләнгән. Бу Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләре буенча интеллектуаль транспорт системаларының беренче өлгерү дәрәҗәсенә иреште, – дип билгеләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев