Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар транспорт салымыннан азат ителәчәк
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын транспорт салымыннан азат иттеләр.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының 18-нче утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» ИА.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аңлатып үткәнчә, федераль закон нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен салым ташламасы 2022 елгы салым чорыннан башлап билгеләнгән. Советлар Союзы Геройлары, РФ Геройлары һәм өч дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән кешеләр өчен әлеге ташлама 2026 елгы салым чорыннан гамәлгә керә.
Ташлама салым түләүченең сайлавы буенча бер транспорт чарасына бирелә. Депутатлар билгеләп үткәнчә, «Транспорт салымы турында»гы республика законына үзгәрешләр дубликат нормаларны бетерү максатыннан кертелгән, чөнки бу категория гражданнар өчен ташламалар инде Россия Салым кодексы белән гарантияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев