Татарстанда MAX мессенджеры кулланучылар саны 1,5 миллионга җитте
Мөссенджер татарстанлылар арасында зур популярлык казана: 2026 елның март аена булган мәгълүматларга караганда, илкүләм MAX платформасыннан республиканың 1,5 миллионга якын кешесе файдалана.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта цифрлы үсеш министры Илья Начвин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Министр сүзләренчә, узган елның сентябреннән бирле кулланучылар саны 10 тапкырга арткан — ул вакытта мессенджерда 150 мең кеше генә теркәлгән иде. Бүгенге көндә татарстанлылар әлеге кушымта аша аралашып кына калмый, дәүләт хезмәтләрен дә актив куллана: цифрлы МФЦ хезмәтләреннән 62 меңнән артык кеше файдалана, ә 20 меңнән артык кеше МФЦга кабул итүгә нәкъ менә MAX аша язылган.
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә заман белән бергә атлый — безнең яңалыкларны MAX мессенджерындагы рәсми каналыбызда да укырга мөмкин. Район тормышындагы иң мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен [СЫЛТАМА] буенча безгә кушылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев