Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Күрше Фест»ның җәйге сезонына гариза кабул итү вакыты озайтылды

Татарстанның «Күрше Фест» күршелек фестиваленең җәйге сезонына гариза кабул итү срогы үзгәрде. Бу хакта журналистларга Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалы программалар департаменты җитәкчесе Данил Данилов мәгълүмат бирде, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, гаризалар 31 майга кадәр кабул ителәчәк. Башта аларны 24 майда тәмамларга планлаштырганнар иде, ләкин республика халкының югары активлыгы аркасында оештыручылар вакытны озайтырга булган.

– Гариза бирүчеләр арасында зур кызыксыну күрәбез. Гаризалар чын мәгънәсендә сәгать саен килеп тора, шуңа күрә күбрәк кешегә үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеген бирергә булдык, – дип белдерде Данилов.

«Күрше Фест» фестивале халыкның урындагы инициативаларын – ишегалды концертларын, спорт ярышларын, остаханәләрне, гаилә бәйрәмнәрен һәм башка иҗтимагый чараларны хуплап тора.

Проектка кызыксыну сизелерлек арткан. Узган җәйге сезонда оештыручылар 600 тирәсе гариза алган булса, кышын аларның саны 1,5 меңнән артып киткән. Данилов сүзләренчә, яңа сезонда гаризалар агымы бик тиз үсә – хәзер алар сәгатенә 30га җитә.

Проектларны сайлап алу ябык форматта уза. Һәр инициативаны ким дигәндә ике бәйсез эксперт бәяли, гариза бирүченең потенциальн һәм идеянең әһәмиятен анализлый. Бәяләр 20 баллдан артык аерылса, өченче эксперт кушыла, ул йомгаклау карарын чыгара.

Җиңүчеләргә чаралар үткәрү өчен финанс ярдәме алу мөмкинлеге каралган: физик затлар – 300, юридик затлар – 500 мең сумга кадәр.

Шулай ук җәйге сезонда вакыйгалар өч этапка бүленергә тиеш: 25 июньдән 16 июльгә кадәр; 17 июльдән 6 августка кадәр; 7 августтан 13 сентябрьгә кадәр.

Бу сезонда иң активлар – Яр Чаллы шәһәре һәм Кама арты агломерациясе районнарында яшәүчеләр. Шул ук вакытта фестиваль Татарстанның шәһәрләрен дә, авыл җирлекләрен дә колачлый.

Конкурс нәтиҗәләрен оештыручылар 8 июньдә игълан итәргә җыена.

Искәртеп узабыз: Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, фестивальнең җәйге сезонында «Мирас» дигән яңа тематик юнәлеш барлыкка киләчәк. Ул мәдәни мирасны саклауга һәм күршелек инициативаларын үстерүгә багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев