5 июньдә Татарстанда үзгәрүчән болытлылык көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булырга мөмкин, ә кайбер җирдә боз да явуы ихтимал.
Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исә. Яшен вакытында җил көчәеп, секундына 15–17 метрга җитәргә мөмкин.
Һаваның максималь температурасы көндез +19…+24 градус тирәсендә була.
Районда да шундый һава торышы саклана.
Нет комментариев