Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда юл эшләренә бюджет 20,3 млрд сумга кадәр арттырыла

Татарстан Министрлар Кабинеты 2026 елга юл эшләрен финанслауны арттыру турында карар кабул итте. Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү өчен билгеләнгән акчалар күләме 15,9 млрд сумнан 20,3 млрд сумга кадәр артты, дип яза «Татар-информ» МА.

Яңартылган бюджет параметрларында алдагы өч елга түбәндәге финанслау күләмнәре күздә тотыла: 2026 елда – 51,7 млрд сум, 2027 елда – 49,3 млрд сум, 2028 елда – 49,5 млрд сум.

Юл эшләре программасы автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү, гамәлдәге объектларны капиталь ремонтлау, агымдагы ремонт, шулай ук юл инфраструктурасын тотуны үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев