Татарстанда илкүләм проект буенча транспорт агымын күзәтүче 500 детектор урнаштырылган
.
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертүгә 2024 елда 141 миллион сумнан артык акча тотылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
ИТС төбәкнең юл-транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү кысаларында 300 меңнән артык халык яши торган шәһәр агломерацияләрендә файдаланыла.
Шул уңайдан 19 светофор объектында юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә системасы көйләп куелган. Җиһазландырылган 13 объект – Казан агломерациясендә, 6сы – Чаллыныкында. Моннан тыш, барлык ИТСны берләштерә торган «Транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын үстерү юнәлешендә (эш тизлеген арттыру, видеоагымнарны интеграцияләү) эшләр башкарылган.
Мәсәлән, 2020-2024 еллар чорында Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә Транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын үстерү максатында юлларда транспорт агымын мониторинглый торган 500 детектор монтажланган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияли торган 88 комплекс урнаштырылган. Әлеге комплекслар юлларда иминлекне тәэмин итүдә яхшы нәтиҗә күрсәтә. Әйтергә кирәк, бу система барлыгы 1 меңнән артык стационар, күчмә һәм мобиль җайланмалардан гыйбарәт һәм алар юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарда куела, юллардагы вәзгыятькә кагылышлы мәгълүматны автомат режимда ТР Дәүләт автоинспекциясенең мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә җибәреп тора.
Шулай ук үткән дүрт елда 2 автомат үлчәү һәм габарит контроле пункты көйләнгән, 15 метеостанция җиһазландырылган, мәгълүматлары алмашына торган 15 табло куелган, адаптацияләнгән идарә өчен 99 светофор объекты модернизацияләнгән һәм 200 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
Татарстанда интеллектуаль транспорт системаларының төбәк өчен уртак сегментын үстерүдә шәһәр агломерацияләре үзәкләренең урам-юл челтәренә басым ясала һәм бу өлкәдә юл киселешләре этаплап Юл хәрәкәте белән идарә итүнең бердәм адаптацияләнгән системасы (АСУДД) белән колачлана бара.
Әлеге комплекслы ярдәмче система шулай ук транспорт агымнары параметрын мониторинглау һәм фаразлауны, видеокүзәтүне үз эченә ала. Казанда 485 юл киселешендә светофорлар куелган, аларның 248е адаптацияләнгән режимда эшли, 333 күзәтү камерасы һәм 1139 транспорт детекторы көйләнгән. Система Казанның Юл хәрәкәте белән идарә итүнең бердәм адаптацияләнгән системасына тоташтырылган.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-transport-agymyn-kuzatuce-500-detektor-urnastyrylgan-5897340
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев