Татарстанда яшь тәрбиячеләр 120 мең сум күләмендә акчалата бүләк ала алачак
Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен яңа ярдәм чарасы — 120 мең сумлык «Безнең яңа тәрбияче» акчалата бүләге гамәлгә керергә мөмкин.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән тиешле карар проекты нигезендә, әлеге түләүгә ел саен 300гә кадәр белгеч претендент була алачак. Программада 35 яшькә кадәрге һәм эш стажы биш елдан артмаган тәрбиячеләр, логопедлар, музыка җитәкчеләре һәм физкультура инструкторлары катнаша ала. Грант алу өчен кандидатларга җитди сайлап алу турын үтәргә туры киләчәк: алар белем бирү нәтиҗәлелеген арттыру буенча индивидуаль проект тәкъдим итәргә һәм һөнәри мохитне белү буенча тест тапшырырга тиеш. Шарртлар буенча, белгечнең профильле белеме булуы һәм «чит ил агенты» статусы булмавы мөһим. Акча республика бюджетыннан бүленеп биреләчәк, ә конкурс буенча гаризаны ике тапкырдан артык тапшырырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев